1956. Казанның Идел буе районы барлыкка килә |
|
|
|
Saturday, 07 December 2013 | Hits : 19126 |
|
Казанның Идел буе районы (рус. Приволжский район) — Казанның көньяк өлешендә урнашкан район.
Районның барлыкка килү датасы — 1956 елның 7 декабре. Бу көнне Казанның Сталин һәм Свердлов районнары берләшкән.
Идел буе районында 42 балалар бакчасы, 32 урта белем бирү мәктәбе, 4 музыка мәктәбе, 3 профессиональ училище һәм 4 Югары уку йорты (алар арасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, Чиләбе танк институтының Казан филиалы, Русия ислам университеты) урнашкан. |
Back
|